Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә берничә йөкләмә бирде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, төбәктә кар һәм буран соңгы көннәрдә юлларда һәм трассаларда катлаулы вәзгыять тудыра, юл һәм коммуналь хезмәтләргә йөкләнешне сизелерлек арттыра. Болар барысы да юл-транспорт һәлакәтләренә сәбәп була. Бу шартларда безнең бурыч - гражданнарның иминлеген һәм юл-коммуналь инфраструктураның тотрыклы эшләвен тәэмин итү, дип белдерде Татарстан Рәисе.
Ул Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, Дәүләт торак инспекциясенә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шәһәр һәм, район башлыклары белән берлектә, барлык юл, коммуналь һәм авария хезмәтләренең тәүлек буе эшләвен оештырырга, автомобиль трассаларын, торак пунктларның юл-урам челтәрен һәм җәмәгать урыннарын вакытында кардан чистартуны тәэмин итәргә кушты.
Моннан тыш, идарәче компанияләр һәм объектлар милекчеләрен ишегалды территорияләрен, квартал эчендәге машина юлларын, тротуарларны карап тотуларын контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Күп фатирлы йортларның түбәләреннән һәм керү төркемнәреннән, кешеләр күп була торган социаль һәм коммерциячел объектлардан кар һәм бозларны җыештыруны контрольдә тотарга кирәк.
Рөстәм Миңнеханов катлаулы һава шартларына бәйле рәвештә гражданнардан мөрәҗәгатьләр күп булачагын билгеләп үтте һәм барлык җаваплыларны мондый мөрәҗәгатьләргә оператив җавап бирергә һәм тулаем алганда хәлне даими контрольдә тотарга өндәде.
Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, ул бу атнада Татарстан делегациясе дөньяда иң эре Gulfood азык-төлек сәнәгате күргәзмәсендә катнашкан. Күргәзмә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узган. Ел саен анда 120дән артык илдән 5 меңнән артык компания катнаша. Быел күргәзмә эшендә Россиянең 40 төбәге катнашкан. Аерым алганда, Татарстан Республикасын 22 компания тәкъдим иткән. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Николаевна Лут һәм Россия экспорт үзәге генераль директоры Вероника Олеговна Никишина Татарстан Республикасы экспозициясен югары бәяләгәннәр.
Рөстәм Миңнеханов башкарган эшләре өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, шулай ук Gulfood күргәзмәсендә Татарстан экспозициясен әзерләүдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез