Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Дөньяда кар барсын өйрәнү һәм саклау. Тырышлыкларны берләштерү” халыкара конференциясен оештыру комитеты утырышын уздырды. Чара 13-15 март көннәрендә үткәреләчәк, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов алдагы конференцияне, республика өчен мөһим вакыйга, дип бәяләп, кар барсының көч, батырлык, горурлык, җәһәтлек, табигать һәм кешенең уй-фикерләренең сафлыгын гәүдәләндерүче Татарстан символы булып торуын искәртте.
Республика җитәкчесе фикеренчә, әлеге чара төрле илләрнең экспертлары, галимнәр һәм дәүләт органнарының кар барсын юкка чыгудан саклау буенча тәҗрибә алышу өчен тиңдәшсез мәйданчык булып тора. “Бүген илнең биотөрлелеген, шулай ук тарихи һәм мәдәни мирасны саклау буенча тырышлыкны берләштерү буенча төп шартларның берсе бу”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе шулай ук конференцияне әзерләүне оештыруга ярдәм иткән өчен федераль структураларга – Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгына, башка ведомстволарга рәхмәт белдерде. Ул республиканың халыкара чаралар үткәрү буенча зур дәрәҗәгә ия булуын искәртеп, конференциягә әзерләнү һәм аны үткәрүнең барлык оештыру мәсьәләләрен җайга салырга кушты.
“Чараның кар барсын саклауга карата бердәм халыкара стандартлар һәм алымнар эшләү мөмкинлеге бирәчәгенә ышанам”, – дип йомгак ясады сүзенә Рөстәм Миңнеханов.
“Ирбис” кар барсын өйрәнү һәм саклау үзәге” төбәкара ассоциациясенең гомуми җыены рәисе Али Узденов исә видеоэлемтә аша ясаган чыгышында конференциядә ирбис яши торган барлык илләрнең вәкилләре катнашачагына игътибарын юнәлтте. Биредә сүз Кытай, Һиндстан, Пакьстан, Монголия, Непал, Бутан, Казахстан, Үзбәкстан һәм Кыргызстан турында бара.
Оештыру комитеты утырышы Татарстанның Хөкүмәт йортында үткәрелде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез