Рөстәм Миңнеханов Каравон бәйрәмендә традицион рус уеннарында көчен сынады

Каравон рус халык бәйрәмендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион рус уеннарында катнашты. Бу хакта республика рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте.

Миңнеханов республикада үзе кушуы буенча яңартылган бәйгеләрдә көчен сынап карады.

«Рөстәм Миңнеханов Каравонда традицион рус уеннарында үз көчен сыный! Үз вакытында аларны нәкъ менә республика Рәисе кушуы буенча яңарта башладылар», – дип язган Галимова.

Татарстан Рәисе сүзләренчә, «Каравон» рус традицион мәдәниятенең матурлыгын һәм тирәнлеген чагылдыра. Ул ата-бабаларыбызның бай мирасы белән бәйләнешне тоярга мөмкинлек бирә, ә Никольское авылындагы әйлән-бәйлән уеннарына аерым бер олы мәгънә салынган. «Каравон» ышаныч, шәфкатьлелек, үзара ихтирам кебек кыйммәтләрнең әһәмиятен күрсәтә, дип өстәгән Рөстәм Миңнеханов.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре