Рөстәм Миңнеханов катализаторлар җитештерү заводына нигез салу тантанасында катнашты

Бүген Казанда заманча материаллар өчен катализаторлар җитештерү буенча СИБУР заводы төзелеше башланды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, СИБУР идарәсе рәисе, генераль директоры Михаил Карисалов һәм башкалар катнашты.

База полимерлары өчен катализаторларның үз җитештерүен булдыру СИБУРга тармакта лаборатор эшләнмәләрдән алып заманча синтетик материалларны сәнәгать җитештерүенә кадәр инновацияләрнең тулы циклын булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Катализаторларны куллану нефть химиясе сәнәгатендәге процессларның 90%ка якынын таләп итә. База полимерларын табу процессында катализаторлар реакциянең принципиаль барышын тәэмин итәләр, һәм материалның үзлекләре һәм әзер продукциянең сыйфаты күбесенчә нәкъ менә алардан тора.

"Бүген без илдә иң заманча һәм иң эре катализаторлар җитештерү заводы төзелешенә старт бирәбез. Безнең СИБУРдагы хезмәттәшләребез үзебезнең продуктның конкурентлыкка сәләтлелеген тәэмин итә торган тулы бер чылбыр төзи. Без бүген фикер алышкан бөтен нәрсә - тәҗрибә-сәнәгать җайланмалары да, катализаторлар фабрикасы да - илне базарда кирәкле барлык продукция белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Без СИБУР җитәкчелегенә ЭП-600, гексен җитештерү, яңа этилен үткәргеч, фәнни-техник үзәк кебек стратегик проектларны гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәтле. Әмма иң мөһиме - мәктәп эскәмиясеннән әзерләргә кирәк булган кадрлар. Быел "ФизХимПрорыв"ны эшләтеп җибәрү - бик мөһим һәм кирәкле карар", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Проект кысаларында беренчеләрдән булып хром катализаторларын җитештерү куәтләре төзеләчәк. Бу типтагы катализаторлар «Казаноргсинтез», «ЗапСибНефтехим» эре җитештерү комплексларында кулланыла, шулай ук Амур газ-химия комплексында да кулланылачак.

Хром катализаторлары, мәсәлән, флаконнар һәм ягулык баклары җитештерү өчен кулланыла торган полиэтиленның пленкалы һәм өреп җибәрү маркаларын җитештергәндә алыштыргысыз. Төзелешне тәмамлау һәм җитештерүне эшләтеп җибәрү 2027 елда көтелә.

Хромлы катализаторлар җитештерүгә генә дә инвестицияләр 11 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк. Икенче этапта металлоцен катализаторлары җитештерүен төзү планлаштырыла, алар аеруча нык маркалы полиэтилен чыгару өчен кулланыла, мәсәлән, 100 елга кадәр хезмәт итү срогы булган торбалар өчен.

Мондый катализаторларның технологиясен МДУ галимнәре алган: нәкъ менә шушы эшләнмәне «Түбән Кама Нефтехим»да металлоцен полиэтилен чыгару өчен куллану планлаштырыла. Барлыгы 6 технологик линия эшләтеп җибәреләчәк.

"Казанда катализатор фабрикасын төзи башлау - нефть химиясендә инновацияләрнең тулы циклын булдыру юлында мөһим адым, анда фән үсешнең башлангыч ноктасына әверелә. Бүген без фундаменталь тикшеренүләрне, гамәли инженерияне, цифрлы карарларны һәм индустриаль компетенцияләрне берләштереп, инновацион платформа булдырабыз. Без технологияләрне локальләштереп кенә калмыйбыз - без яңа базарлар булдырабыз һәм тармакны үстерү стандартларын алга таба да билгелибез. Әлбәттә, без буш урында башлап җибәрмибез. Татарстанның гаять зур сәнәгать, фәнни һәм кеше потенциалы бар. Без киләчәктә дә бирегә заманча җитештерүләрдә эшләү өчен талантлы белгечләрне җәлеп итәчәкбез», - дип билгеләп үтте Михаил Карисалов.

Катализатор фабрикасы илкүләм технологик инфраструктураның төп элементына һәм илдә мондый юнәлештәге иң эре предприятиегә әверелә. Бу күләм Россиядә база полимерлары җитештерүнең технологик бәйсезлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук якындагы төбәкләргә катализаторлар китерү өчен мөмкинлекләр тудырачак. 2024 елда Россиядә һәм БДБ илләрендә полиэтилен һәм полипропилен җитештерү күләме 7,9 млн тонна тәшкил иткән. СИБУР һәм башка компанияләр тарафыннан гамәлгә ашырыла торган инвестиция проектларын исәпкә алып, 2030 елга бу күрсәткеч ике тапкырдан да артыграк үсәргә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда  “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре