Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Татарстан җитәкчесе азык-төлекнең төрләре һәм бәяләре белән танышты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты.

Ярминкәдә Татарстанның өч районыннан – Балтач, Нурлат һәм Саба районнарыннан продукция тәкъдим ителде. Анда шулай ук республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре катнашты.
«Барлыгы 14 миллион сумлык товар китерелде. Шул исәптән бәрәңге һәм яшелчәләр – 25,3 тонна, сыер ите – 6,5 тонна, кош ите – 1 тонна, сөт – 9,3 тонна, сыр – 1,1 тонна, атланмай – 1,2 тонна, шикәр – 60 тонна, он – 8 тонна, ярмалар – 4 тонна, йомырка – 72,4 мең данә», – дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Татарстанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре 19 мартта башланды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез