Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Казанда Һиндстан генераль консуллыгын ачу хезмәттәшлекне ныгытачак»

Казанда Һиндстан генераль консуллыгы барлыкка килү Татарстан белән Һиндстан арасындагы элемтәләр өчен ныклы нигез булачак һәм Россия белән Һиндстан арасындагы партнерлыкны ныгытачак.

Бу турыда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Һиндстан көне уңаеннан язылган котлау хатында әйтелә. Хатны бәйрәмгә багышланган тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов укыды.

«Һиндстанда яшәүчеләрнең барысына да чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, бәйрәм кәефе һәм уңышлар телибез. Илнең уникаль рухи-мәдәни, инновацион, икътисади потенциалы һәрьяклап үссен. Казанда генераль консуллык ачылу – Татарстан-Һиндстан мөнәсәбәтләрен үстерергә ярдәм итәчәк, шулай ук Россия белән Һиндстан арасындагы стратегик партнерлыкны ныгытачак, дип ышанам», - диелгән котлауда.

Бәйрәм Һиндстанның Казандагы генераль консулы Джейсундхар  өчен беренче ачык чара булды. Ул кабул итүгә килгән күпсанлы дәрәҗәле кунаклар белән аралашты һәм мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.

«2026 елда Татарстан белән Һиндстан вәкилләре арасындагы элемтәләрне иң югары дәрәҗәдә үстерергә планлаштырабыз. Без нефть химиясе, мәгълүмати технологияләр, фармацевтика, авыл хуҗалыгы һәм туризм өлкәсендә уртак инициативалар барлыкка килүен телибез», - диде ул.

Ул 2026 елда Һиндстан БРИКСта рәислек итәчәген искәртте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Минниханов, миңнеханов

Көн хәбәре