Рөстәм Миңнеханов Казанда «Тылсым» инклюзив үзәге эшчәнлеге белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда (Ипподром ур.) «Тылсым» инклюзив үзәгендә булды.

Бу «Игелекле Казан» КАБОның чираттагы социаль проекты, ул сәламәтлеге буенча чикләүләрсез һәм аерым ихтыяҗлары булган балаларны бергә укыту һәм үстерү өчен шартлар тудыра. «Тылсым» инклюзив үзәгендә 18 хезмәткәр эшли, шуларның 15е педагоглар. Бүген үзәккә 2 яшьтән 12 яшькә кадәрге 120дән артык бала йөри.

Рөстәм Миңнеханов үзәкнең уку сыйныфларын, остаханәләрне, спорт залын карап чыкты. «Тылсым» инклюзив үзәге директоры Татьяна Мерзлякова аңлатмалар бирде.

Биналарның функционалы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары таләпләре һәм ихтыяҗлары нигезендә эшләнгән. Спорт залында адаптив физик культура, үз-үзеңне саклау, сенсор-мотор коррекциясе буенча дәресләр уза. Остаханәдә балалар нейрот иҗат итү, рәсем ясау, әвәләп ясау, декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнәләр. Шулай ук үзәктә мәктәпкә әзерлек төркеме эшли. Кунакларга укыту-тренировка фатирының мөмкинлекләрен күрсәттеләр, анда тьюторлар һәм үз-үзләрен тоту аналитиклары командасы 9 яшьтән узган балаларны көнкүреш күнекмәләренә һәм мөстәкыйль яшәргә өйрәтә. «Уку" фатирында барлык кирәкле әйберләр бар - көнкүреш приборлары булган кухня, йокы бүлмәсе һәм башка бүлмәләр.

Рөстәм Миңнеханов махсус ихтыяҗлары булган балалар белән эшләүнең мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үтте. Ул, аерым алганда, балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләүне бәяләп бетергесез дип әйтте. «Тылсым» инклюзив үзәге эшчәнлеге тәкъдир ителде. Үзәк фойесында балалар һәм ата-аналар өчен инклюзив кафе эшли. Моннан тыш, үзәктә үзенчәлекле балаларның ата-аналары өчен индивидуаль консультацияләр оештырылган.

Рөстәм Миңнехановны ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре