Рөстәм Миңнеханов Казанның ике предприятиесенә «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» исемен бирде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның ике сәнәгать оешмасына «Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941-1945 еллар» республика исемен бирү карарын имзалады . Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Югары исемгә «Челтәр компаниясе» акционерлык җәмгыяте филиалы – «Казан электр челтәрләре» һәм Б.И. Тихомиров исемендәге «Казан Гипронииавиапром» акционерлык җәмгыяте лаек булды.

Предприятиеләрне бүләкләү карары Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән зур өлешләре, 1941-1945 елларда хәрби һәм граждан продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин иткән хезмәткәрләрнең массакүләм хезмәт батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен кабул ителде.

«Хезмәт батырлыгы предприятиесе.1941-1945 еллар» – сугыш елларында илнең оборона-сәнәгать потенциалын үстерүгә һәм гомуми җиңүгә зур өлеш керткән коллективларның казанышларын тану формасы.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов

Көн хәбәре