Рөстәм Миңнеханов Казанның Шиһабетдин Мәрҗани урамындагы 12 нче мәктәптә булды

Бердәм төрлелек. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Шиһабетдин Мәрҗани урамындагы 12 нче мәктәптә булды. Аңа әлеге уку йортының үзенчәлекләре, казанышлары турында сөйләделәр.

Сүз уңаеннан, бу мәктәпнең казанышлары зурдан. Моны аңлау өчен соңгы биш елда гына ирешкән уңышларына күз салу җитә. Әйтик, 2023 елда әлеге уку йорты «Россиянең иң яхшы мәктәпләре» ассоциациясе составына керде. Укытучылар «Ел укытучысы» конкурсында «Йөрәгемне балаларга бирәм», «Кеше тәрбияләү» һәм «Педагог-психолог» номинацияләрендә җиңү яулады.  Укучылар илкүләм олимпиадаларда, төбәкара һәм халыкара фән олимпиадаларында актив катнашалар, призлы урыннар алалар.

Мәктәп өч бинадан тора. Төп корпус 1936 елда ук сафка баскан. 2012 елда башлангыч мәктәп, 2015 елда спорт белән шөгыльләнү блогы төзелә. 1998 елда биредә этномәдәни компонентлы класслар барлыкка килә. Хәзерге вакытта белем йортында төрле милләттән булган 777 укучы укый, аларга 49 укытучы белем бирә.

Рәис укыту кабинетларын, актлар залын һәм спорт блогын карады. Халыклар бердәмлеге көненә багышланган ачык дәрестә дә катнашты. Моннан тыш Рөстәм Миңнеханов 2021 елда заманчалаштырылган компьютер классын да карады.

Игътибар үзәгендә – балалар туклануы. Рәискә сөйләүләренчә, мәктәпнең ике укыту корпусының һәркайсында ашханә бар. Өлкән классларга дигәнен 2022 елда ремонтлаганнар. Урыннар саны 102гә кадәр арткан (элек 74 булган). Быел исә башлангыч класслар ашханәсен яңартканнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре