Рөстәм Миңнеханов Казахстанның беренче вице-премьеры Роман Скляр белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Роман Скляр белән очрашты.

Очрашу XIV Петербург халыкара газ форумы кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казахстан Татарстанның төп сәүдә партнерларының берсе булып кала. 2025 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча товар әйләнеше уңай динамика күрсәтә.

Очрашуда сәнәгатьтә хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Казахстан базары Татарстанның машина төзелеше һәм нефть химиясе өлкәсендәге предприятиеләре өчен кызыклы.

Әңгәмә барышында яклар үзара файдалы икътисадый багланышларны алга таба үстерү белән кызыксынуларын расладылар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре