Рөстәм Миңнеханов: "Кем безгә хезмәттәш, ә кем юк икәнен белдек"

Берләшү әһәмияте, мәгълүмат чараларына ышаныч, илдән киткәннәр турында уйлану. Татарстан Президенты Мәскәүдә кайчандыр республикада туып-үскән, эшләгән, укыган журналистлар белән очрашты. Бу очрашу Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышы кысасында узды. Бу юлы Президент та, катнашучылар да күбрәк махсус хәрби операция турында сөйләүне кирәк дип тапты.

Караш башка, эш шул ук

«Российская газета» баш мөхәррире Владислав Фронин мәгълүмати һөҗүм турында һәм бу көрәштә журналистларның роле турында сөйләде. «Үзебез үк Россиягә каршы мәгълүмати сугыш ачуларын тойдык. Бу – яңача сугыш. Сүз, сурәт, фото – куркыныч корал. Мондый шартларда журналистларга да яңача эшләргә туры килә», – дигән фикердә ул.

Нишләргә дигән сорауга да җавапны әйтте баш мөхәррир.

– Тышкы басымның максаты – җәмгыятьне эчтән таркатырга омтылу, шуңа күрә бер территориядә яшәүче дин, мәдәният һәм халыклар арасында җанлы һәм туры диалог кору мөһим, – диде Владислав Фронин.

«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә хәзерге шартларда мәгълүмат чараларының нинди әһәмияткә ия булуларына тукталды. Җитәкче әйтүенчә, блогерлар белән журналистика арасындагы чик сызыла, шулай да дәүләт басмаларының ихтыяҗы да арта. Соңгы елларда ил-көн кичергән вакыйгалар халыкның тикшерелгән, дөрес мәгълүматка сусавын күрсәтте дә бит. Айдар Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, бүгенге укучыны теге яисә бу вакыйгага карата автор фикере кызыксындыра.

«Бу – бик начар»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та илдә барган вакыйгаларга, мәгълүмат чаралары эшчәнлегенә карата үз фикерен белдерде.

Президент искәрткәнчә, намуслы һәм ышанычлы мәгълүмат чаралары Россиягә каршы ялган мәгълүмати һөҗүм белән көрәштә аеруча әһәмияткә ия.

– Фейк, мәгълүмати һөҗүмнәр бик күп. Россиягә каршы көрәш бара, бу бик начар. Бу – Россия белән аңа каршы булган кешеләр арасындагы көрәш. Украинадан файдаланалар, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент сүзләренчә, әлеге вакыйгалар республикага үз көчен бәяләргә дә мөмкинлек биргән.

– Без импортны алмаштыру җәһәтеннән нинди проблемалар барлыгын аңладык. Кем безгә хезмәттәш, ә кем юк икәнен белдек. Барысын да узарбыз. Бу катлаулы чорда без бердәм, ватанпәрвәр булырга тиеш. Әгәр дә без зарлансак һәм кемнедер мыскыл итсәк, бернәрсә дә барып чыкмас. Бу җиңүгә һәркем үз өлешен кертергә тиеш. Җиңү булыр, башка юл юк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан үсешен дәвам итә, барлык тармакларның күрсәткечләре дә үтәлә. «Киләсе ел да авыр, ләкин уңышлы булырга тиеш дип ышанам. Илебез чәчәк атсын өчен тырышачакбыз. Бездән башка беркем дә безне бәхетле итмәс. Республика, зур Россия файдасына эшләячәкбез, – диде Татарстан Президенты.

Мәскәүдә бу көнне Татарстан Мәдәният министрлыгы белән Дәүләт Третьяков галереясы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документ республика белән илнең иң зур музейларының берсе арасында мәдәни өлкәдә хезмәттәшлекне киңәйтү юнәлешендә план булып тора.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре