Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: "Кирәк була калса, безнең Россия Финанс министрлыгы бар"

Татарстан Хөкүмәт Йортында узган финанс, салым, казначылык органнарының уртак коллегиясендә Россия Финанс министры Антон Силуановның: «Киләсе елда ул бу була калса, республикада запас бармы?» - дигән соравына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Кирәк була калса, безнең Россия Финанс министрлыгы бар», – дип җавап бирде.

Әлеге сорауны федераль министр агымдагы елда берләштерелгән бюджет үтәлеше турында хисап тоткан Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллинга бирде. Министр җавабын куәтләп, Рөстәм Миңнеханов борчылырга җирлек юк, дигән фикер җиткерде.

Татарстан Рәисе 2023 елга икътисадый үсеш күрсәткечләрен дә атады. Аның әйтүенчә, быел тулаем төбәк продукты 4 триллион сум тәшкил итәчәк. Төзелеш эшләре 700 миллиард сум күләмендә бәяләнә. «Иң мөһиме – төп капиталга инвестицияләр күләме 1 триллион сум күләмендә бәяләнә», - диде Рөстәм Миңнеханов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре