Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслерның һәм Копейск заводындагы фаҗигадә туганнарын һәм якыннарын югалткан төбәк халкының кайгысын уртаклашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
"Татарстан халкы якын кешесен югалткан һәркемнең чын күңелдән кайгысын уртаклаша. Бу авыр минутта югалту ачысын Сезнең белән уртаклашабыз. Зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын телибез", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Чиләбе өлкәсенең Копейск сәнәгать предприятиеләренең берсендә шартлау булды. Соңгы мәгълүматларга караганда, фаҗига нәтиҗәсендә 10 кеше һәлак булган һәм тагын 19 кеше зыян күргән. Предприятиенең тагын 12 хезмәткәре кайда икәнлеге ачыклана. Губернатор боерыгы белән 24 октябрь Чиләбе өлкәсендә матәм көне дип игълан ителде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез