Рөстәм Миңнеханов кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатында катнашучыларны сәламләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Су спорты төрләре сараенда булды, анда 7-12 ноябрьдә кыска суда (25 м) йөзү буенча Россия чемпионаты уза. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итте.

Турнир бөтен илдән 1 меңнән артык спортчыны җыйган. Ярышлар барышында 48 комплект медаль уйнатыла. Кыска суда сезонның төп стартында Россия йөзү лидерлары, Олимпия уеннары призерлары, дөнья һәм Европа чемпионнары һәм рекордсменнары катнаша.

Рөстәм Миңнеханов турнирда катнашучыларны, тренерларны, оештыручыларны һәм кунакларны сәламләде. «Россия Су спорты төрләре федерациясенә ышанычы өчен рәхмәт белдерәм – мондый дәрәҗәле спорт вакыйгасын кабул итү безнең өчен зур мәртәбә. Республикада су спорты төрләре актив үсә. Без Федерациянең бу спорт төрләре зур шәһәрләрдә генә түгел, район үзәкләрендә, безнең торак пунктларда да кулланырлык булсын өчен нинди зур тырышлык куйганын күрәбез. Ышандырып әйтәм: Казан чемпионат югары дәрәҗәдә узсын өчен барысын да эшләячәк», – диде республика Рәисе.

Казанда старт Россия Су спорты төрләре федерациясе өчен истәлекле, ул үзенең беренче еллыгын билгеләп үтә. Узган елның октябрендә йөзү, су полосы, суга сикерү һәм синхрон йөзү бер федерациягә берләштерелде.

Россия Су спорты төрләре федерациясе президенты Дмитрий Мазепин Су спорты төрләре сараеның төрле дәрәҗәдәге ярышларны уздыру мөмкинлекләрен югары бәяләде. «Казандагы бассейн 2015 елда Су спорты төрләре буенча бердәнбер «Россия» дөнья чемпионатын кабул итте. Йөзү буенча быелгы Россия чемпионатыннан без яңа рекордлар һәм күңелле хис-кичерешләр көтәбез. Барыгызга да зур җиңүләр телим», – диде ул.

Аннары Россия һәм Татарстан дәүләт гимннары яңгырады. Шуннан соң «Ел спортчысы» (Кирилл Пригода), «Ел спортчысы» (Дарья Клепикова), «Ел тренеры» (Ольга Байдалова), «Ел ачышы» (Михаил Щербаков), «Резерв тренеры» (Виктор Прохоренко) һәм «Ел йөзүе» (Мирон Лифинцев, Кирилл Пригода, Андрей Минаков һәм Егор Корнев катнашында 4х100 метр ир-атлар катнаш эстафетасы) номинацияләрендә Су спорты төрләре федерациясе премияләре тапшырылды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, «милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре