Рөстәм Миңнеханов Кытайның Россиядәге илчесе белән очрашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында Кытай Халык Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Чжан Ханьхуэй әфәнде белән очрашты.

Искәртәбез, Кытай Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чжан Ханьхуэй җитәкчелегендәге делегациясе Казанга эш сәфәренә килде.

Яклар гамәлдәге багланышларны ныгыту һәм яңаларын киңәйтү, үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыру турында да сөйләштеләр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 1 октябрьдә КХР төзелүнең 75 еллыгы билгеләп үтеләчәк, һәм бу чорда ил зур уңышларга иреште. Шулай ук безнең илләр арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырылуга 75 ел булачак, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. «Безнең илләр – Россия һәм Кытай җитәкчеләре даими элемтәдә тора һәм хезмәттәшлеккә, шул исәптән төбәкара дәрәҗәдә дә, зур игътибар бирә», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, КХР делегациясе «БРИКС мөмкинлекләре» яшьләр диалогы чарасын ачуда катнаша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре