Рөстәм Миңнеханов: «Кызга – Алга, малайга – Тимер исеме куштык»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында язганча, республика тарихында соңгы 50 ел эчендә тәүге тапкыр дөньяга пәйда булган балабан “бәбиләренә” исемнәр табылган.

“Бер ай элек лачыннарыбызга исемнәр уйлавыгызны сораган идек. Шушы вакыт эчендә балабаннар үсте, ныгыды. Шушы көннәрдә алар инде ояларын ташлап китәргә дә мөмкин. Республика тарихында соңгы 50 ел эчендә тәүге тапкыр дөньяга килгән шундый кошчыклар бу. Соңгысы булмастыр, дип ышанабыз. Тәкъдимнәрегезне өйрәндек. Җитезлекләре, кыюлыклары өчен символик исемнәр кушу дөресрәк булыр, дигән карарга килдек. Кызга – Алга, малайга – Тимер исеме куштык”, – дип билгеләп үткән ул.

Безнең белешмә: балабан – Халыкара табигатьне саклау берлегенең, Россия һәм Татарстанның Кызыл китапларына кертелгән сирәк очрый торган кош.

Быел Кама Тамагы районында, “Сибур Холдинг” компаниясе ярдәмендә, Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының балабан- лачынның Идел-Кама төбәгендәге популяциясен торгызу проекты гамәлгә ашырыла. Соңгы тапкыр лачынның 1974 елда Идел-Кама тыюлыгының Саралан участогында оя корганлыгы мәгълүм.

Узган елда Казан зооботаника бакчасы читлекләренә, парлашып, кошчыклар чыгарсыннар өчен, 4 зур лачын урнаштырылган. Быел исә шуларның 2 “бәбие” дөньяга килгән.

Май ахырында Мәскәү өлкәсе питомнигыннан – 6 һәм Татарстаннан 2 кошчык Кама Тамагы районына китерелгән. Биредә ясалма ояда видеокүзәтү системасы урнаштырылып, кошчыкларны ашату, саклау оештырылган. Соңыннан алар кыргый табигатькә җибәреләчәк.

Кошчыклар тәүге тапкыр 14 июньдә оча башлаган. Соңгы мәгълүматларга караганда, 4 кош инде үзләренә мөстәкыйль рәвештә ризык таба башлаган. Калган дүртесе дә оча, әмма ашау өчен ясалма ояларына кайта. Кошчыкларны күзәтү дәвам итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре