Рөстәм Миңнеханов Лаештагы “Умка” балалар бакчасы турында: “Заманча килеп чыккан”

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында “Умка” балалар бакчасында булды. Комлы Кавал авылында урнашкан әлеге мәктәпкәчә учреждение 220 урынга исәпләнгән.

Республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, балалар бакчасын узган елның апрелендә төзи башлаганнар. Подвалы һәм техник каты булган ике катлы бина бу. Территориясендә уен мәйданчыклары булдырылган.

Бакчаны республиканың “Главстрой” оешмасы төзегән. Заказчысы – “Татарстан Баш инвестицион-төзелеш идарәсе”. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе өченче мартта яңа балалар бакчасына проект документлары таләпләренә туры килүе турында документ биргән.
Рөстәм Миңнеханов, яңа бакча белән танышып, башкарылган эшләрнең сыйфатын югары бәяләде. Республика җитәкчесенә экскурсияне балалар бакчасы мөдире Елена Буката уздырды.
Рәис билгеләп үткәнчә, бакча бик заманча килеп чыккан. Янәшәсендә генә – лицей. Мәгариф учреждениеләрен комплекслы урнаштыру турында сөйли бу.
“Һәркем киләчәк турында уйларга тиеш. Ә киләчәк – безнең балаларыбыз. Балалар бакчасының Лаеш районының шушы искиткеч матур җирендә яшәргә карар иткән кешеләргә хезмәт итәчәге сөендерә”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Буката, үз чиратында, коллектив исеменнән һәм ата-аналар исеменнән яңа балалар бакчасы өчен рәхмәт белдерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре