7,7 млн чамасы халкы булган Лаос Таиланд, Вьетнам, Камбоджа, Кытай һәм Мьянма белән чиктәш. Икътисады күбесенчә табигый ресурсларга, авыл хуҗалыгына, электр энергиясе җитештерүгә, файдалы казылмалар чыгаруга һәм туризмга нигезләнгән. Россия белән дипломатик мөнәсәбәтләр 1960 елда урнаштырылган. Лаос белән хезмәттәшлек итүче компанияләр арасында КАМАЗ һәм Казан вертолет заводы да бар. Лаос Президенты Казанга 2024 елда БРИКС саммитына, ә Премьер-министры «Россия–АСЕАН» саммитына килде.
Рөстәм Миңнехановның исә Лаоска тәүге тапкыр баруы. Премьер-министр урынбасары, финанс министры, Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия–Лаос Хөкүмәтара комиссиясенең Лаос ягы рәисе Сантипхаб Фомвихан белән очрашуда ул әлеге сәфәр сәүдә-икътисадый һәм гуманитар проектларны гамәлгә ашыруга этәргеч бирер, дип ышаныч белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстандагы проектларда чит ил компанияләре актив катнаша. Лаос вәкилләрен дә көтәләр. Моннан тыш, ул гуманитар элемтәләрне үстерүнең мөһимлеген ассызыклады һәм Лаос яшьләрен бездәге вузларга белем алырга чакырды. Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәтара комиссия утырышларының берсен Татарстанда уздырырга тәкъдим итте. Бу Лаос бизнесы вәкилләренең зур делегациясен Россиягә алып килергә һәм багланышлар урнаштырырга мөмкинлек бирер иде, диде ул.
Премьер-министр Салэмсай Коммасит та бу очрашуларның ике арадагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәсенә ышаныч белдерде. Рөстәм Миңнеханов исә сүзне ике арадагы дипломатик мөнәсәбәтләр корылуга 65 ел тулу уңаеннан бу ил җитәкчеләре Россия Президентына бүләк иткән һәм Казан зоопаркына тапшырылган ике филнең Татарстан башкаласында ничек яшәп ятулары турында сөйләүдән башлады. «Аларны бөтен кеше яратты. Бу филләрне күрергә көн саен йөзләгән кеше килә. Бу вакыйганы халыкларыбыз арасындагы чын ышаныч үрнәге дип саныйм», – диде Татарстан Рәисе.
Инде сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеккә килгәндә, Татарстан Лаосны АСЕАН белән хезмәттәшлек итү юлы итеп күрә һәм озак вакытлы партнерлыкка әзер. «Кызганыч, бүген сәүдә-икътисадый багланышлар юк диярлек. Товар әйләнеше дә бик түбән. Шул ук вакытта безнең республиканың Лаос белән хезмәттәшлек итүенең уңышлы мисаллары бар: Казан вертолет заводы һәм КАМАЗ», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе «Лаос–Татарстан» түгәрәк өстәлендә катнашты. Ул ил җитәкчелегенә ике якның хезмәттәшлеген үстерүгә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. «Форсаттан файдаланып, сезне республикабызга чакырам. Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия базарларында безнең югары технологияле продукция яхшы билгеле», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов бизнес вәкилләренә.
Очрашуда Россия–Лаос Социаль-икътисадый үсеш ассоциациясе КЭР-Холдинг һәм «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге арасында хезмәттәшлек турында меморандумнар имзаланды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез