Ул Рөстәм Миңнехановны сәламләде һәм быелның җәендә Казанда АСЕАН саммитын уңышлы уздыруы белән котлады. Вице-премьер Лаос делегациясен җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без Сезнең Россия белән Лаос арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм иткән игътибарыгызны чын күңелдән бәялибез. Нәкъ менә төбәкләр арасында икътисадый хезмәттәшлекне киңәйтүгә аерым әһәмият бирәбез", - дип ассызыклады Сантипхаб Фомвихан.
Республика Рәисе бу аның Лаоска беренче визиты, дип уртаклашты. Ул кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде һәм Вьентьянга килү Татарстан белән Лаос арасында сәүдә-икътисадый һәм гуманитар проектларга гамәли этәргеч бирер дип ышаныч белдерде.
Рөстәм Миңнеханов республика турында сөйләде. Ул ассызыклаганча, Татарстан - Россиянең алдынгы һәм сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсе һәм нефть химиясеннән алып мәдәнияткә кадәр теләсә кайсы юнәлештә хезмәттәшлек тәкъдим итә ала.
«Безнең проектларда чит ил компанияләре актив катнаша. Лаос партнерларын «Алабуга» МИЗ һәм «Иннополис»ның ташламалы режимнарыннан файдаланырга чакырабыз", - дип мөрәҗәгать итте республика Рәисе.
Моннан тыш, ул гуманитар элемтәләрне үстерүнең мөһимлеген ассызыклады һәм Лаостан яшьләрне югары уку йортларына укырга чакырды. Бүген Татарстанда 20 меңнән артык чит ил студенты белем ала.
Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәтара комиссия утырышларының берсен Татарстанда уздырырга тәкъдим итте. Бу Лаос бизнесы вәкилләренең зур делегациясен Россиягә алып килергә һәм киләчәк хезмәттәшлек өчен багланышлар урнаштырырга мөмкинлек бирер иде, диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез