Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Малайзия Премьер-министры белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән очрашты. Көнчыгыш икътисади форум кырларында алар хезмәттәшлекне киңәйтү перспективалары турында фикер алышты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте, дип яза "Татар-информ".

Очрашу башында Миңнеханов әңгәмәдәшкә 2024 елның августында Куала-Лумпурга сәфәр вакытында Татарстан делегациясен кабул иткән өчен рәхмәт белдерде.

«Сезне кабат күрүемә бик шатмын. Безнең соңгы очрашуыбыз бик дустанә атмосферада узды. Сез безне бирегә зур делегация белән килергә рухландырдыгыз», - диде Әнвәр Ибраһим.

Татарстан Рәисе искәрткәнчә, 2023 ел нәтиҗәләре буенча республика белән Малайзия арасында товар әйләнеше берьюлы 5,5 тапкырга арткан. Әмма аның күләме зур түгел — 61 млн доллар.

«Татарстан, куәтле сәнәгать потенциалы булган экспортка юнәлтелгән республика буларак, продукциянең иң киң спектрын китерергә әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, «Көнчыгыш икътисади форум-2024»тә Россиянең зур компанияләре катнаша, алар илнең партнерлары була ала.

Малайзия премьеры Татарстан җитәкчесенә ике ил бизнесы арасында элемтәләр урнаштыруда актив катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим форумның төп чит ил кунакларының берсе. Иртәгә ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән Көнчыгыш икътисади форумның пленар утырышында катнаша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре