Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашу уздырды. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.
Россия Федерациясе вице-премьеры һәм Татарстан Республикасы Рәисе Татарстанда гамәлгә ашырыла торган проектлар турында фикер алыштылар. Якын арада торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү буенча масштаблы федераль программа кабул ителәчәк, дип сөйләде Миңнеханов.
- Кешеләргә сыйфатлы коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен челтәрне җитди төзекләндерергә кирәк. Бу якындагы елларга безнең өчен өстенлекле бурыч, - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез