Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "Киләчәк һөнәрләре" үзәгендә булды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Киләчәк һөнәрләре» үзәгендә булды. Рөстәм Миңнехановка үзәк һәм биредә укучыларга һөнәр сайлауда ничек ярдәм итүләре турында сөйләделәр.

«Киләчәк һөнәрләре» үзәгендә һөнәрләрне күрсәтү бүлмәсе, эш бирүчеләр белән үзара хезмәттәшлек мәйданчыгы, укучыларны һөнәри юнәлеш бирү үзәге бар. Шулай ук модернизацияләнгән мәшгульлек хезмәте дә эшли. Үзәкнең төп бурычлары арасында гамәли эшче һөнәрләрен популярлаштыру бар.

Үзәк юнәлешләре турында Мәскәү мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анастасия Ракова сөйләде. "Без мондый проектларның тотрыклы икътисадка һәм тотрыклы хезмәт базарына инвестицияләр булуына ышанабыз. Һәм Мәскәү бу тәҗрибә белән илебезнең башка төбәкләре белән уртаклашырга әзер», - диде ул.

Өлкәннәр өчен яңа һөнәргә өйрәтү программалары бар – өлкәннәр өчен 75 кыска белем бирү программасы гамәлгә ашырыла (3 айда яңа һөнәр) 9 нчы сыйныф укучылары алга таба колледжларга юнәлдерү һәм шәһәр икътисадына тиз интеграцияләү өчен комплекслы һөнәри юнәлеш бирүнең уникаль программасын узалар.

Рөстәм Миңнеханов интерактив залда булды, анда өлкән сыйныф укучылары өчен һөнәрләр тәкъдир ителде. Монда иммерсив 5D-кинотеатрда заманча белгечлекләр дөньясына тулысынча керү булдырылган, ул тавышлар, текстуралар, хәрәкәтләр һәм визуализация аша чынбарлыкта булу хисе бирә, VR-тренажер ярдәмендә эретеп ябыштыручы, токарь, бариста, икмәк пешерүче, пешекче, официант, шәфкать туташы һөнәрләрен үзеңә сынап карарга мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе һөнәрен интерактив форматта "сынап карады", аның фотосын ясалма интеллект ясады.

Программаның киләсе этабы - һөнәри юнәлешне тестлаштыру, аннан соң укучыларны карьера остазларының индивидуаль консультацияләре һәм Мәскәү көллиятләре вәкилләре белән очрашулар көтә.

Соңыннан фикер алышу булды, аның барышында Мәскәү коллегалары Татарстан вәкилләре сорауларына җавап бирделәр.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.

"Һөнәри юнәлешнең заманча системасы бүген бик мөһим, чөнки балалар инде мәктәптә үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карый һәм киләчәген билгели алалар. Ышанам, Мәскәүдә «Киләчәк һөнәрләре» кебек үзәкләр кирәк һәм актуаль. Әлбәттә, Мәскәү коллегалары белән хезмәттәшлек итәчәкбез. Укучыларны һөнәри юнәлеш бирү өлкәсендә дә, кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү өлкәсендә дә тәҗрибә уртаклашу турында килештек инде", - диде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре