Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә булды. Визиты кысаларында ул Россия Хөкүмәтендә берничә очрашу уздырды.

Республика Рәисе РФ Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты. Алар Владимир Путин кушуы буенча Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча Дәүләт Советы комиссиясе утырышына әзерлек турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстан 3 млн 452,7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырды, ә быелның 2 аенда - инде 1 млн 93 мең квадрат метр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре