Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция башланганнан соң Россияне ташлап китүчеләр турында фикерен әйткән

Республика башлыгы белдергәнчә, илебезнең тормышы өчен авыр чор халыкны партнерлар һәм юлдашларга, өлгергән һәм өлгермәгән кешеләргә аерган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция башланганнан соң Россияне ташлап китүчеләр турында фикерен әйткән. Ул ил тормышы өчен авыр чорның халыкны партнерлар һәм юлдашларга, өлгергән һәм өлгермәгән кешеләргә аеруын белдергән. Бу хакта Президент Мәскәүдә медиаклуб утырышында ясаган чыгышында сөйләгән.

Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, яшәү һәм җиңү өчен Россия халкына бары тик берләшергә генә кирәк. Бергәләшеп, теләсә кайсы проблеманы, шул исәптән импортны алыштыру проблемасын хәл итә алачакбыз, дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов.

Аның әйтүенчә, Татарстан, үз чиратында, Донбасска 2 мең тоннадан артыграк гуманитар йөк җибәргән инде. Шул ук вакытта республика районнарының хакимиятләре башлыклары даими рәвештә шунда бара, җирле халык белән телефон аша элемтәдә тора.
Рөстәм Миңнеханов чыгышы ахырында Россиянең Украинага каршы түгел, ә Көнбатыш илләренә каршы көрәшүен искә төшергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре