Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген республикадан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты һәм «Батырлар. Татарстан Геройлары» республика программасының укыту модуленә старт бирде. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

Проект ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен каралган.

«1,6 меңнән артык гариза бирелгән. Егетләрнең куелган бурычларны үтәячәгенә шик юк!» - дип билгеләп үтте Миңнеханов.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре