Ул Рөстәм Миңнехановны 2026 елда Казанның Ислам дөньясының Мәдәният башкаласы статусына ия булуы белән котлады һәм сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм туризм өлкәләрендә хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер булуын белдерде.
Рөстәм Миңнеханов соңгы биш елда Татарстан белән Мисыр арасында товар әйләнешенең 8,5 тапкырдан артуын (230 миллион долларга кадәр), авыл хуҗалыгы комплексы, автомобиль сәнәгате, IT, санлаштыру һәм махсус икътисади зоналардагы хезмәттәшлеккә кызыксынуын билгеләп үтте. Ул шулай ук Мисыр ягына Казандагы КФУ филиалының эше өчен рәхмәт белдерде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез