Искәртәбез, 2026 елның 2 апрелендә Мисыр Тышкы эшләр министры Бәдр Габделәти Россиягә эш сәфәренә килде һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән очрашты.
Министр әфәнде белән бүгенге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов аны Каһирәгә чакырганы һәм җылы кабул иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Россия белән Мисыр арасындагы күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, берничә ел элек илләр дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 80 еллыгын билгеләп үттеләр.
"Россиянең Африка илләре белән товар әйләнешенең шактый өлеше Мисырга туры килә, сәнәгать һәм энергетика өлкәсендә колачлы проектлар гамәлгә ашырыла. Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Мисыр элемтәләрен үстерүгә актив җәлеп ителгән һәм Ислам дөньясы партнерлары белән хезмәттәшлекне ныгытуга зур игътибар бирә», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Мисыр Тышкы эшләр министры Бәдр Габделәти, Рөстәм Миңнехановны сәламләп, БРИКСта катнашу өчен Мисыр делегациясе составында Казанга визитын җылылык белән искә алды.
"Безнең Россия, Татарстан Республикасы белән гадәттәгечә ныклы багланышларыбыз бар. Без Сезнең җитәкчелектә республиканың үсешен күрәбез", - диде Бәдр Габделәти, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.
Мисыр Тышкы эшләр министры Россия төбәкләре белән хезмәттәшлек үсешенә өмет белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан компанияләре махсуслаштырылган сәүдә зоналарында преференцияләрдән актив файдалана алыр иде.
Бәдр Габделәти Рөстәм Миңнехановны Казанның быел 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы булуы белән котлады.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез