Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сомали Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәт Әбукар Зөбәер белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Рөстәм Миңнеханов, кунакны сәламләп, илче әфәндегә һәм аның киңәшчеләренә Татарстанга күрсәткән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.
Быел Россия белән Сомали Республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 65 ел тула, диде ул.
«Без Россия-Сомали мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне җайга салырга телибез", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан машина төзелеше, энергетика, мәгълүмати технологияләр, медицина, агросәнәгать комплексы кебек юнәлешләрдә перспективалар күрә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез