Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ингушетиянең Назрань шәһәрендә хәтер һәм дан мемориалына чәчәкләр салды. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
“Рөстәм Миңнеханов иртән, рәсми чаралар алдыннан, Назрань шәһәрендә хәтер һәм дан мемориалына чәчәкләр салды. Комплекс Ингушетиядәге истәлекле көннәргә һәм вакыйгаларга багышланган”, – диелгән хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Рәисе бүген Мәскәү вакыты белән 00.41 сәгатьтә Ингушетиягә килгән. Бирегә сәфәре барышында ул сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куячак, Ингушетиянең уникаль хәзинәсе – Җәйрах манараларында булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез