Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов OMNEX 2026 Оман халыкара сәүдә күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәттә «OMNEX 2026» Оман халыкара сәүдә күргәзмәсе ачылыш тантанасында катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Форум инновацияләр, заманча технологияләр һәм туризм мәсьәләләренә багышланган. Татарстан күргәзмәдә беренче тапкыр катнаша һәм үз стендын тәкъдим итә. Рәсми ачылыш алдыннан аны Оман король гаиләсе вәкилләре, шул исәптән Сәид Фейсал бин Төрки бин Мәхмүд Әл Саид, шулай ук Төркия президенты улы, Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган һәм форумда катнашучы башка рәсми затлар карады.

OMNEX 2026 бер мәйданчыкта халыкара компанияләрне, дәүләт эшлеклеләрен, инвесторларны һәм инновацион тармаклар вәкилләрен берләштерде.

Ачылыш тантанасы кысаларында Рөстәм Миңнеханов күргәзмәдә катнашучылар алдында чыгыш ясады. Ул оештыручыларга чакырулары өчен рәхмәт белдерде. Татарстанның инновацияләргә һәм заманча технологияләргә нигезләнгән үсешле икътисадлы төбәк булуын, шулай ук иң яхшы дөнья практикаларын системалы рәвештә өйрәнеп, яңа алымнар кертүен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, инвесторларны җәлеп итү республиканың төп бурычларыннан берсе булып кала.

Татарстан Рәисе, шулай ук, төбәктә инвесторлар өчен тудырылган шартлар турында сөйләде һәм Оман бизнес вәкилләрен республикага чакырды. Чыгышында ул аерым игътибарны партнерлык финанслау темасына юнәлтте, Казанда Ислам финанс институтлары өчен бухгалтер исәбе һәм аудит оешмасының (AAOIFI) дөньядагы беренче вәкиллек ачылуын ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан базарында республика белгечләре тарафыннан эшләнгән һәм әлеге оешмада сертификацияләнгән барлык төп ислам финанслау продуктлары тәкъдим ителгән.

Мөмкинлектән файдаланып, Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумында катнашырга чакырды. Ул ислам дөньясы илләренең Татарстанның тышкы эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләре булып калуын ассызыклады.

Республика мөселман дәүләтләре партнерлары белән сәүдә-икътисади һәм мәдәни өлкәләрдә актив хезмәттәшлек итә. Рөстәм Миңнеханов, ил җитәкчелегенең йөкләмәсе буенча, «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркемен җитәкләвен искәртте.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре