Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XXVIII Петербург халыкара икътисади форумында «Дом.РФ» АҖ генераль директоры Виталий Мутко белән очрашты.
Әңгәмәдәшләр илдә төзелеш тармагының хәзерге торышы һәм үсеше турында фикер алышты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты өчен җавап бирә торган комиссиясен җитәкли.
XXVIII Петербург халыкара икътисади форумы (ПМЭФ) 18 июньдә Санкт-Петербургта башланды, ул 21 июньдә тәмамланачак. Эшлекле программаның төп чаралары «Экспофорум» Конгресс-күргәзмәләр үзәгендә уза.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез