Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: "Питбайкка утырган бала үзенә дә, башкаларга да куркыныч белән яный"

Татарстан Рәисе ата-аналарны үсмерләр гаебе белән юл фаҗигаләре артуы турында кисәтте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов питбайк, скутер һәм квадроциклларга утыручы үсмерләргә бәйле фикерен җиткергән. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында язган.
Рөстәм Миңнеханов җәйге чорда балигъ булмаганнар гаебе белән юл фаҗигаләре очракларының ешаюын билгеләп үткән.
– Хәтта хәтәр юк кебек тоелган урыннарда да, балалар һәм үсмерләргә күз-колак булмыйча гына, транспортка утырырга рөхсәт итәргә ярамый. Квадроцикл, питбайк, скутер кебек транспорт балалар уенчыгы түгел, куркыныч тудыра алар, – дип билгеләп үткән республика Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре