Рөстәм Миңнеханов: «Полиция участок уполномоченныйлары – безнең ышанычлы таянычыбыз»

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсе кысаларында Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Халык участковые – 2025» бөтенроссия конкурсының финалы старт алуы турында сөйләде. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат үзәге хәбәр итте.

Татарстаннан конкурста Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең өлкән участок уполномоченные полиция майоры Илдар Вәгыйзов катнаша. Илдар Вәгыйзов эчке эшләр органнарында – 23 ел, ә 2014 елдан Тукай районының Яңа Троицк авыл җирлегенең беркетелгән административ участогында хезмәт итә. Әлеге территориядә 4 мең кеше яши. Моннан тыш, алты бакчачылык ширкәте булганда, яз һәм җәй көннәрендә халык саны 2 тапкырга арта.

Эш күп булуга һәм тиешле нормадан артып китүгә карамастан, Илдар Вәгыйзов үзенә ышанып тапшырылган территориядә хокук тәртибен саклап калу өчен бар көчен куя. Соңгы өч елда гына да ул 29 җинаять ачкан һәм 147 административ хокук бозуны ачыклаган.

Төньяк Кавказ төбәге һәм Херсон өлкәсе территориясендә хәрби хәрәкәтләрдә хезмәт командировкаларында катнашкан. 2023 елның 18 июлендә ВСУ ның Рыково авылындагы «Хаймарс» Америка ракеталары һөҗүме вакытында полиция майоры Вәгыйзов, шәхси батырлык күрсәтеп, хезмәт автобусында ату зонасыннан 53 авыл кешесен, шул исәптән кечкенә балаларны һәм инвалидларны алып чыккан. Бу батырлыгы өчен ул 2023 елның 20 октябрендә Россия Федерациясенең Дәүләт бүләге «Җәмәгать тәртибен саклаудагы батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнгән. Аның өлкән улы Ришат шулай ук МХОдә катнашкан, 2023 елда авыр яраланудан соң демобилизацияләнгән.

Илдар Вәгыйзов үз эшендә яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирә, җирлек башлыклары, мәктәп директорлары, хәрби комиссариат белән тыгыз элемтәдә эшли.

«Полиция участок уполномоченныйлары – безнең ышанычлы таянычыбыз. Бу бик мөһим звено. Без аларга тиешле шартлар тудырабыз: уңайлы эш урыннары, торак, транспорт. Бу безнең җаваплылык мәсьәләсе. Тәртип һәм тынычлык участковыйларның һәм җирле хакимиятнең җайга салынган эшенә бәйле бит», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Тавыш бирүнең финал өченче этабы 2025 елның 1-10 ноябрендә уза. Илдар Вәгыйзов өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында тавыш бирергә мөмкин.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре