Рөстәм Миңнеханов премия күләмен ике тапкыр арттырган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә зур өлеш керткән өчен премияләр күләмен арттыру турында указга кул куйган. Хәзер лауреатлар – җәмәгать эшлеклеләренә яки җәмәгать эшлеклеләре төркеменә – 500әр мең сумлык 3 премия, оешмаларга – 800әр мең сумлык 5 премия биреләчәк. Хокукый мәгълүматлар сайтында бу җәһәттән тиешле документ урнаштырылган.

Указга үзгәрешләр кертелгәнче, 250шәр мең сум күләмендә – 3 һәм 400әр мең күләмендә – 5 премия бирелгән. Премия, 2015 елдан бирле, һәр ел саен бирелеп килә. Шушы вакыт эчендә 23 җәмәгать эшлеклесе һәм 34 коммерциясез оешма бүләккә лаек булган.

“Реальное Время” интернет-газетасы язганча, 2023 елгы лауреатлар арасында Надежда Ермолаева да бар. Ул инде 9 ел дәвамында Кайбыч районында гаиләләргә ярдәм итү буенча хәйрия үзәгенә җитәкчелек итеп, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә булыша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре