Кама Тамагында
Районда Рөстәм Миңнехановка «Юрий мәгарәсе» визит-үзәген күрсәттеләр. Әлеге туризм объекты 2023 елда Татарстанда җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысасында төзелде. Биредә мәгарә буенча экскурсияләр оештыралар, шулай ук кафе, туризм җайланмаларын прокатка бирү хезмәте бар. Рөстәм Миңнехановка Кама Тамагында туристлар өчен иң кызыклы урыннар – Юрий мәгарәсен, гипс штольняларын, Лобач тавын, Идел һәм Кама елгалары кушылган урынны күрсәттеләр. Шуннан ук «Идел сукмагы» җәяүле маршруты да уза. Әлеге проект 2020 елда Стратегик инициативалар агентлыгы бәйгесендә җиңү яулады.
Кама Тамагында Татарстан Рәисе район активы белән очрашты. Район башлыгы Наил Вазыйхов әйтүенчә, урып-җыюны 25 август тирәсендә төгәлләргә ниятлиләр. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренә караганда, республикада 2 миллион 215 мең тонна ашлык суктырылган, бөртеклеләрнең 42 проценты амбарларга кайтарылган, уңыш бер гектардан уртача 42,5 центнер тәшкил итә.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Кама Тамагы туризмны тагын да үстерү мөмкинлегенә ия. «Район географик яктан бик отышлы урында урнашкан. Моннан файдаланырга кирәк», – диде Татарстан Рәисе. Ул алда торган мөһим бурычларның берсе – СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм турында искәртеп, бу эштә катнашучыларга рәхмәт тә әйтте. «Катлаулы икътисадый вазгыятькә карамастан, республикада инфраструктураны үстерүгә бәйле барлык программалар да дәвам итәчәк. Шул исәптән юл челтәренә, сыйфатлы су белән тәэмин итүгә кагылышлылары да», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул турыдан-туры халык белән эшли торган авыл җирлекләре башлыкларының хакимиятнең таянычы булуын да әйтте. Кама Тамагында Рөстәм Миңнеханов ат абзарында булды, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күргәзмәсен карады.
Тәтештә
Татарстан Рәисен Бакырчы авылы янәшәсендәге басуда каршы алдылар. Рөстәм Миңнеханов хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, инвесторлар, механизаторлар белән очрашты. Ул урып-җыю эшендә уңышка ирешкән комбайнчыларга бүләкләр дә тапшырды. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов әйтүенчә, 18,6 мең гектардан уңыш җыеп алынган, ул бер гектардан уртача 58 центнер тәшкил итә. Алда торган тагын бер зур эшләре бар: 500 мең тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алырга ниятлиләр.
– Тәтеш – нәтиҗәле эш һәм бердәм хезмәт үрнәге. Бөртеклеләрне җыюда да, гомумән, авыл хуҗалыгы комплексы буенча да яхшы күрсәткечләргә ирешәсез. Бүген төп бурыч – уңышны тиз арада җыеп алу. Моның белән беррәттән көзге чәчү дә башлана. Уңышлар сезгә! – диде Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез