Рөстәм Миңнеханов Рәис Хисамовның үлеменә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рәис Хисамовның үлеменә бәйле рәвештә “Татнефть” гавами акционер җәмгыяте генераль директоры Наил Өлфәт улы Мәгановка кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

“В.Д.Шашин исемендәге “Татнефть” гавами акционер җәмгыятенең Директорлар советы әгъзасы, геология-минералогия фәннәре докторы, профессор Рәис Салих улы Хисамовның гомере вакытсыз өзелү сәбәпле кайгыгызны уртаклашам, – диелгән телеграммада. – Рәис Салих улы, белеме, тәҗрибәсе, уртак эшкә тугрылыгы Татарстан икътисадының, тулаем алганда, республиканың нефть чыгару комплексының күп кенә казанышлары нигезенә әйләнеп, тармакның чын мәгънәсендәге эксперты, компетентлы җитәкче буларак, абруй-хөрмәт казанды. Шундый дәрәҗәле белгечнең, хезмәт сөючән кешенең мәңгелеккә китүе – “Татнефть” өчен генә түгел, Татарстан өчен, аны белгән һәм аның белән бергә эшләү бәхетенә ирешкән һәркем өчен зур югалту. Рәис Салих улы бик бай, нәтиҗәле гомер кичерде һәм җиребездә үзеннән зур эз һәм якты истәлек калдырды.

Мәрхүмнең якыннары һәм коллегаларының авыр кайгысын уртаклашам.”

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре