Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Раштуа бәйрәме белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов православие динен тотучыларны Раштуа бәйрәме белән тәбрик итте.

«Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Раштуа бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Тормыш тантанасы чагылышы булган бу нурлы бәйрәм хәерле эшләргә, әхлакый яңарышка һәм рухи бердәмлеккә өнди. Дин тотучыларда ул якты киләчәккә матур өметләр уята, аларның ниятләрен шәфкатьлелеккә, хәзерге четерекле заманда аеруча тансык гамәл – ярдәмләшеп яшәүгә юнәлтә.

Бик борынгыдан килгән рухи хәзинәләребез нигезендә Раштуа, башка дини бәйрәмнәребез белән беррәттән, җәмгыятьтә тынычлыкны һәм татулыкны ныгытырга ярдәм итә, төрле милләт һәм дин вәкилләре күңеленә үзара ихтирам, бер үк тарихи вакыйгаларга мөнәсәбәтләре булу хисләрен сеңдерә. РФ Президенты Владимир Путин Указы белән игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елында болар барысы да үзенә бер мәгънәви яңгыраш ала.

Православие динен тотучылар һәм барлык татарстанлылар өчен узган ел күп кенә мөһим вакыйгалары белән истәлекле булды. Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кириллның республикага килүе – шуларның иң әһәмиятлесе, әлбәттә. Патриархның яңадан торгызылган Казан Богородица монастыренда булуы, Казансу елгасындагы гыйбадәтханәне изгеләндерүе һәм Чаллы шәһәрендәге кафедраль Воскресение соборына нигез ташы салуы онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Яңа 2026 ел да күркәм нәтиҗәләр бирәчәк тырыш хезмәттә узар, казанышларга бай булыр, һәрберебез җәмгыятьнең рухи үсешенә үзеннән өлеш кертер дип ышанам.

Сезгә ихлас күңелдән бәхет, игелек, җан тынычлыгы, муллык һәм иминлек телим» – диелгән котлауда.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Минниханов, миңнеханов

Көн хәбәре