Рөстәм Миңнеханов Республика көнен югары дәрәҗәдә уздырырга кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов узган атнага нәтиҗәләрне бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ясады. Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Атна вакыйгаларга бай булды, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. 18-19 август көннәрендә «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы узды. Форум дөньяның 40 иленнән һәм Россиянең 68 төбәгеннән, Кытайның 28 административ территориясеннән катнашучыларны җыйды. Форум мәйданчыгында бик күп кунаклар, 20дән артык Кытай компаниясе вәкилләре булды. Чара кысаларында 17 юнәлеш буенча 70 сессия узды. Шулай ук тематик күргәзмә оештырылды. Шуннан соң 20-21 августта «Казан Экспо» ХКҮ территориясендә «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» 10 нчы бөтенроссия форумы узды. Форумда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин катнашты.

«Республика форумны уздыру урыны итеп очраклы гына сайланмады, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстанның бу юнәлештә зур тәҗрибәсе бар. 2015 елдан республикада 450 парк, сквер, бульвар төзекләндерелде. 2020 елдан без «Безнең ишегалды» программасы буенча эшлибез - республикада инде 5174 ишегалды тәртипкә китерелде».

«Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» бөтенроссия форумы кысаларында Уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Татарстан 16 проект игълан итте, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Кукмара, Тәтеш, Минзәлә, Биектау, Аксубай һәм Алексеевск – 474 млн. сумлык җиңүчеләр булдылар.

Татарстан Рәисе искәрткәнчә, киләсе атнада төп бәйрәм – Республика көне билгеләп үтеләчәк. Республика көне алдыннан шулай ук «Милләт җыены» («Национальное собрание») - Бөтендөнья татар конгрессының төп чарасы булачак.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Россиянең 68 төбәгеннән һәм дөньяның 27 иленнән якынча 1 мең делегат көтелә. Моннан тыш, киләсе атнада 4 нче Казан Глобаль яшьләр саммиты узачак, анда 42 илдән кунаклар җыелачак.

Рөстәм Миңнеханов шәһәр районнары һәм шәһәрләр башлыкларына Республика көненә багышланган бәйрәм чараларын югары оештыру дәрәҗәсендә уздыруны сорап мөрәҗәгать итте. Бәйрәм кысаларында җитештерү алдынгыларын, ветераннарны, МХОдә катнашучыларны хөрмәтләүне тәэмин итәргә кирәк, дип ассызыклады ул.

Татарстан Рәисе шулай ук хокук саклау органнары белән берлектә иминлек мәсьәләләрен карарга, тиешле хезмәтләрнең эшен тәэмин итәргә кушты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре