Яклар Татарстан Республикасы һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының киләчәк багланышлары, янгын-коткару бүлекчәләренең матди-техник базасын ныгыту, аерым алганда, махсус техника сатып алу һәм капиталь ремонтлау, янгыннан саклау объектларын модернизацияләү, шулай ук гражданнар һәм территорияләрнең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Очрашуда күптән түгел Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы вазыйфасына билгеләнгән Ирек Кадамов катнашты. Тиешле Указны 6 ноябрьдә Россия Президенты Владимир Путин имзалаган иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез