Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов белән очрашты. Очрашу KazanForum мәйданчыгында узды.

Очрашуда республиканың социаль-икътисадый үсеше, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Магомедсалам Магомедовка нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм Татарстанның социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш керткәне өчен ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә медаль тапшырды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре