Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Россия Фәне көне уңаеннан котлады.
"Хөрмәтле коллегалар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Фәне көне уңаеннан котлыйм!
Быел аның кысасында Татарстанның Фәнни-технологик үсеш елына йомгак ясыйбыз. Тулаем алганда, ул безнең фәнни-мәгариф комплексы өчен нәтиҗәле булды.
Республикада алдынгы тикшеренү инфраструктурасы һәм инновацион мәгариф мохите динамикалы төстә үсүен дәвам итә. Татарстан, фәнни һәм фәнни-техник эшчәнлек белән идарә итүнең иң яхшы тәҗрибәсенә ия булган территория статусын раслап, Россия Федерациясе субъектларының Илкүләм фәнни-технологик үсеш рейтингында беренче өчлектәге урынын саклап калды.
2024 ел илебезнең югары белем бирү һәм фән системасы эшчәнлеге нигезләрен тирәнтен үзгәртү белән тарихка кереп калды. Безгә Россиянең яңартылган Фәнни-технологик үсеш стратегиясен үтәүне, фән-техника өлкәсендә илнең бик зур максатларга ирешүен, шулай ук күптән түгел кабул ителгән технологик лидерлек илкүләм проектларын гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә кирәк булачак.
Республика галимнәренең дәүләт һәм җәмгыять өчен үтә мөһим булган әлеге бурычларны хәл итүдә лаеклы урын алачакларына ышанам.
Сезгә республиканың һәм тулаем илнең фәнни-техник алгарышы хакына яңа үрләр һәм бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, шулай нык сәламәтлек, иминлек телим", – диелгән котлауда.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез