Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә республика халкын Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады.

«Илебезнең Төп законы – дәүләтчелекнең ышанычлы таянычы, социаль тотрыклылыкның һәм гражданнар хокукларын тәэмин итүнең гаранты», – дип ассызыклады ТР Рәисе үзенең MAX мессенджерындагы каналында.

«Татарстаныбыз илебез белән бергә динамик рәвештә үсә һәм, Конституциягә таянып, киләчәккә ышаныч белән карый. Россия Федерациясе Конституциясе көне белән!» – дип тәмамлады сүзен Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе шулай ук бу истәлекле датага багышланган кыска видеоролик та урнаштырды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре