Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта Россия Инновацияле төбәкләр ассоциациясе директоры Александр Смекалин белән очрашты.
Очрашуда соңгы ярты елда Россия Инновацияле төбәкләр ассоциациясе эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, төп юнәлешләр буенча РИТА профильле комитетлары формалаштырылган: инфраструктура, халыкара эшчәнлек, акыл милке, кадрлар, закон чыгару эшчәнлеге һәм ярдәм чаралары.
Ассоциация берничә киңәшмә органнарында рәсми вәкиллектә тора. Россиянең тагын биш төбәгеннән аларның РИТА составына керү мәсьәләсен карау турында тәкъдимнәр алынган. Бүгенге көндә ассоциация 18 субъектны берләштерә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез