Рөстәм Миңнеханов: "Россия ислам дөньясы белән хезмәттәшлек өчен ачык"

Татарсан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, халык озын ялларга киткән арада, республикага яңа инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләсен хәл итеп йөрде. Бу юлы Бәһрәйн Корольлеге җирлегендә. Моңа өстәп Татарстан Рәисе ислам банкингы һәм финансларына бәйле конференциядә дә чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов, конференциядәге чыгышында искәрткәнчә, Россияне ислам дәүләтләре белән тыгыз һәм ышаныч тулы мөнәсәбәтләр бәйли.

– Россия ислам дөньясы белән эшлекле һәм гуманитар хезмәттәшлек өчен ачык, – диде ул. Рәис Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы (ОИС), «KazanForum» халыкара чарасын телгә алды, аларның мөселман дәүләтләре белән элемтәләрне ныгытудагы ролен билгеләп үтте.

Бәһрәйндәге эш сәфәренең төп вакыйгасы AAOIFI  (Ислам финанс оешмаларының аудит һәм бухгалтерлык учеты оешмасы. – Ред.) оешмасы һәм Үзәк банк арасында меморандум имзалау булгандыр. Бу килешү Россия Үзәк банкының әлеге оешмага керүен күздә тота. Үз чиратында бу ислам финанслары юнәлешендә норматив-хокукый базаны ныгытырга һәм бергәләп нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек бирәчәк.

Бәһрәйндә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы белән AAOIFI арасында меморандумга кул кую чарасы да үтте. Монысы Татарстан җирлегендә ислам банкингы һәм финансларының үсешен тәэмин итүдә ярдәм итәчәк, хезмәттәшлек планы булып торачак. Ике як AAOIFI конференциясенең чираттагысы Казанда май аенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара чарасында узачагын тәгаенләде.

Форсаттан файдаланып, Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн короле Хәмәд бән Иса Әл Хәлифә белән очрашу да уздырды, Бәһрәйнгә Казанда узган БРИКС саммитында катнашулары өчен рәхмәтен белдерде.

– Россия Бәһрәйн белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә. Мәскәү һәм Манаманы халыкара һәм җирле проблемаларга карата охшаш фикерләре бәйли. Безнең ил корольлекне мөһим сәүдә-икътисадый һәм инвестицион партнер буларак күрә, – диде Рәис.

Үз чиратында король Рөстәм Миңнехановны конференциянең төп кунагы дип атады. «Сезне Бәһрәйндә күрергә без һәрвакыт шат һәм без барлык уртак проектларга ярдәм итәргә әзер», – диде кабул итүче як җитәкчесе.

САН

Быелның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Бәһрәйн белән Татарстан арасында товар әйләнеше узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 100 процентка арткан һәм 465 мең доллар тәшкил иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре