Рөстәм Миңнеханов Россия мәгариф академиясе президенты Ольга Васильева белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия мәгариф академиясе президенты Ольга Васильева белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды, анда ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, кайбер югары уку йортлары ректорлары катнашты.

Югары мәктәпне киләчәктә үстерү мәсьәләләре, мәктәпләрдә белем бирү стандартлары, мәгариф системасы өчен актуаль булган башка темалар турында фикер алыштылар.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Россия мәгариф академиясе» ФДБУ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия мәгариф академиясе президенты Ольга Васильева кул куйды. Документ мәгариф системасын үстерүгә, инновацион методикаларны кертүгә һәм төбәкнең фәнни потенциалын ныгытуга юнәлдерелгән.

РМА ягыннан эшне җайга салуны вице-президент, РМА академигы Виктор Басюк, Татарстан Хөкүмәте ягыннан — ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева башкарачак.

"Бу адым Татарстан Республикасында алдынгы белем бирү практикаларын интеграцияләү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Уртак проектлар үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү сыйфатын күтәрергә генә түгел, ә федераль дәрәҗәдә кирәкле фәнни тикшеренүләрне үстерү өчен шартлар тудырырга да мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләде Ольга Васильева.

"Безнең өчен бу стратегик яктан мөһим партнерлык. Татарстан мәгарифкә һәм фәнгә аерым игътибар бирә, һәм бүген без бу юнәлешне үстерүдә яңа адым ясыйбыз. Ышанам ки, РМА белән хезмәттәшлек талантлы балаларга һәм педагогларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән колачлы инициативаларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре