Форумның төп темасы – «Технологик лидерлык – киләчәккә инвестицияләр» – фәнни-технологик суверенитет, эшкуарлык платформаларын үстерү һәм базар трендларын анализлауны берләштерә. Форумда 20дән артык илдән инновацион тармак вәкилләре җыелды. Махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында 150 югары технологияле стартап тәкъдим ителгән, шул исәптән Һиндстан, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар, Пакистан, Кыргызстан, Беларуссия һәм башка илләрдән 24 чит ил проекты.
Казандагы Россия венчур форумы 6000нән артык катнашучыны җәлеп итте, ә аның төп темасы ил алдында торган төп бурычны ассызыклый, дип белдерде тантанада Россиянең Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков.
«Быел биредә 6 меңнән артык катнашучы җыелган, берничә йөз стартап-проект тәкъдим ителгән. Быелгы "Технологик лидерлык - киләчәккә инвестицияләр" темасы ил алдында торган төп чакыруны төгәл чагылдыра. Технологик лидерлык системалы эштән тора, һәм бу процесста, әлбәттә, үз өсләренә җаваплылык алырга, белем һәм практиканы берләштерергә, яңа карарлар формалаштырырга сәләтле кешеләр аерым роль уйный», – диде Валерий Фальков. Аның сүзләренчә, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, технологик лидерларга ярдәм итүгә басым ясап, университетларның һәм тулаем югары белем бирү системасының эшен яхшыртырга омтыла. Болар – университет мохитендә булганнар, ләкин инде продукт, базар һәм глобаль конкуренция категорияләре белән фикер йөртүчеләр.
Министр ассызыклаганча, соңгы 20 елда форум технологик үсеш көн тәртибен формалаштыру, инвестицияләр җәлеп итү һәм фикердәшләр командаларын берләштерү өчен төп мәйданчыкларның берсенә әверелде. Форум үзе турында белдерергә, партнер табарга һәм эксперт бәясен алырга мөмкинлек бирә, ә аңа кызыксыну үсүен дәвам итә.
Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко билгеләп үткәнчә, хәзерге вакыт икътисадый проектлар өчен катлаулы, әмма форумда барлыкка килгән идеяләр киләчәктә дә кирәк булачак, чөнки алар стратегиягә һәм озак вакытлы перспективаларга юнәлдерелгән.
«Партнерларыбызның күбесе безгә карый: әгәр без венчур белән шөгыльләнәбез икән, әгәр без стратегия белән шөгыльләнәбез икән, димәк, без киләчәгебезгә ышанабыз», – дип ассызыклады Андрей Фурсенко.
Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе (РВИА) башкарма директоры Альбина Никконен венчур ярминкәсеннән истәлекләре белән уртаклашты.
«Мине яшь стартаперлар кайвакыт «венчур Альбина әни» дип атыйлар, – диде ул. – Барысын да монда, Казанда күрүемә бик шатмын. Форум венчур ярминкәсе дип аталган кечкенә клуб чарасыннан үсте. Ул беренче тапкыр Мәскәүдә 2000 елда узды. Күпләр венчурның нәрсә икәнен белми иде. Һәм РВИАга агарту эшеннән башларга туры килде. Ә Казанда венчур ярминкәсе форум статусын алды инде - чөнки бирегә бик күп инвесторлар җыелды һәм күп кенә стартаперлар килде. Рөстәм Миңнехановка 2006 елда Санкт-Петербургка килүе, барысын да карап чыгуы һәм әлеге чараны Казанда уздыру турында карар кабул итүе өчен рәхмәт белдерәсем килә. Хәзер без моның дөрес карар булуын күрәбез! Һәм Казан федераль мәйданчыкка әверелде, аның турында инвесторлар сөйли һәм киләсе форум кайчан булачак, дип сорыйлар».
Татарстан Рәисе сәламләү сүзендә форумга килгән һәркемгә рәхмәт белдерде.
«20 ел элек бу юнәлешне алга сөргән кешеләрнең бүген монда булуы минем өчен бик шатлыклы. Мин ул вакытта яңа инновацион хәл ителешләр эзләдем, һәм Андрей Александрович (Фурсенко) миңа Санкт-Петербургка барырга һәм Альбина Никконен белән аралашырга киңәш итте, - дип сөйләде ул. – Мин Россия Фән һәм югары белем министрлыгына һәм Россия венчур форумының оештыру комитетын җитәкләүче министрыбыз Валерий Фальковка чын күңелдән рәхмәтлемен. Без форумның статусы һәм аның ихтыяҗы елдан-ел арта баруын күрәбез. Ышандырып әйтәм, бу эш алга таба да дәвам итәчәк! Иң мөһиме - без кунакларыбызны чакырдык, һәм алар барысы да килде».
Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга яхшы һәм нәтиҗәле эш, шулай ук Татарстан башкаласы Казанда көннәрен күңелле уздыруларын теләде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез