Бүген Марий Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә XXIV Федераль Сабан туе уза. Бәйрәм кунакларын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та сәламләде.
Кабул итүче як яхшы әзерләнгән. Рөстәм Миңнеханов сүзен оештыручыларга рәхмәт белдерүдән башлады. «XXIV Федераль Сабан туеның сезнең искиткеч матур төбәгегездә узуы сөендерә. Марий Эл Республикасында милли бәйрәмебез инде икенче мәртәбә үтә», - диде ул.
Сүз уңаеннан, Йошкар-Олада Федераль Сабан туе моннан 20 ел элек - 2004 елда узган.
«Сабан туе - иң беренче чиратта, дуслык бәйрәме. Монда дингә дә, милләткә дә карамыйлар - барыбыз да дус-туганнар. Сабан туе - ул спорт та, көндәшлек рухы да, тәмледән-тәмле ризыклар да», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Сүз уңаеннан, быелгы Федераль Сабан туенда Россиянең 72 төбәгеннән килгән 500ләп делегат катнаша.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез