Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсе губернаторы белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев белән очрашу уздырды. Сөйләшүләр ТР Хөкүмәте Йортында Миңнехановның эш кабинетында узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда төбәкара хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Аерым алганда, сүз товар әйләнешен арттыру, фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү, шулай ук мәдәни элемтәләрне һәм эчке туризмны үстерү турында барды.

Вячеслав Федорищев Татарстанга эш сәфәре белән килде. Визит барышында ул республиканың икътисади потенциалы белән танышачак һәм берничә социаль һәм мәдәни объектта булачак.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект СВО минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре