Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсенә татар мәдәниятен хөрмәт иткәннәре өчен рәхмәт әйтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсе җитәкчелегенә төбәк халыкларының милли мәдәниятенә хөрмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте. Бу хакта ул Max каналында язган.

Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищевның «Яктылык» татар телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе өчен заманча бина төзү карары турында сөйләвенә җавап итеп, Миңнеханов рәхмәтен белдерде.

«Самара өлкәсе күршеләребезгә төбәктә яшәүче барлык милләтләргә шундый игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт», – дип язды Миңнеханов.

Соңгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча Самара өлкәсендә 94 452 татар яши, бу төбәк халкының 3,18 процентын тәшкил итә

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов миңнеханов

Көн хәбәре