Рөстәм Миңнеханов Самарада татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Самарага эш сәфәре барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов өлкәнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

Соңгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, хәзерге вакытта биредә 94,4 мең татар гомер итә. Бу – төбәктә яшәүчеләрнең 3,18 проценты дигән сүз. 2010 елдан бирле Самарада өлкә татар милли-мәдәни автономиясе дә эшләп килә.
Рөстәм Миңнеханов милләттәшләребез белән очрашуда Самара өлкәсе һәм Татарстанны элек-электән ныклы элемтәләр бәйләвен билгеләп үтте.

– Татарларның милли-мәдәни ихтыяҗларына теләктәшлек иткән өчен, җирле хакимияткә, аерым алганда Самара өлкәсе губернаторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Вячеслав Федорищевка зур рәхмәт әйтәсем килә, – диде Рәис.
Бүген Самара өлкәсендә 20ләп милли иҗтимагый берләшмә эшләп килә. Алар төбәкнең иҗтимагый-сәяси тормышында кайный. Активистлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга да ярдәм итә. Алар ярдәме белән махсус хәрби операция зонасына 21 машина озатылган.

Вячеслав Федорищев та, үз чиратында, татар җәмәгатьчелегенең төбәк үсешенә саллы өлеш кертүен билгеләп үтте. Берочтан Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләре дә җиткерде ул. «Сез – безгә, яшь губернаторларга, үрнәк», – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов

Көн хәбәре